«Түбән Кама Нефтехим» АҖ белән киңәшмә узды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

23 апрельдә Түбән Камада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов рәислегендә «Түбән Кама Нефтехим» АҖ белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова катнашты.

«Түбән Кама Нефтехим» АҖ Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына керә. Киңәшмә барышында компаниянең 2024 елның 1 кварталындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2024 елның 1 яртыеллыгында көтелгән күрсәткечләре һәм 2024 елга фаразның үтәлеше каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International