Туган тел көненә (26 апрель) һәм Рус теле көненә (6 июнь) багышланган чараларны гамәлгә ашыруга чаралар турында

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.

Бу көнне һәм ай дәвамында Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм башкаласында истәлекле чаралар һәм тантаналар уза.

Чаралар «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Туган тел көненә (26 апрель) һәм Рус теле көненә (6 июнь) багышланган чараларны гамәлгә ашыруга ел саен 3 630,0 мең сум карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International