Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 29 августындагы 614 санлы карары нигезендә ел саен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының административ үзәкләре булмаган шәһәр тибындагы поселок нигезендә төзелгән авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсы үткәрелә.
Конкурс җирлекләрнең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы күрсәткечләренә ирешүгә булышлык күрсәтү һәм (яисә) ирешкәннәр өчен бүләкләү, Татарстан Республикасы авыл һәм шәһәр җирлекләре халкының тормыш сыйфатын күтәрү максатларында оештырыла.
Хәзерге вакытта 2023 елга республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы муниципаль районнарының административ үзәкләре булмаган шәһәр тибындагы поселок нигезендә төзелгән 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр җирлеге җиңүче дип билгеләнде.
Конкурста җиңүче торак пунктларны бүләкләү максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары буенча аларга грантлар бүлеп биреләчәк.
Күрсәтелгән максатларга 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү» төбәк проекты кысаларында 347,5 млн.сум күләмендә акча каралган.