Җыелма командалар составында күренекле нәтиҗәләргә ирешкән Татарстан спортчыларына айлык дәүләт пособиеләре күләме

2024 елның 27 апреле, шимбә

Спортның олимпия, паралимпия һәм сурдлимпия төрләре буенча Россия Федерациясе яки СССР җыелма командалары составында күренекле нәтиҗәләргә ирешкән, хезмәт стажы ким дигәндә егерме ел булган Татарстан Республикасы спортчыларына дәүләт социаль ярдәме күрсәтү максатларында гомерлек айлык дәүләт пособиеләре билгеләнде:

Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионнарына – 14,0 мең сум;

Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары призерларына һәм дөнья чемпионнарына – 10,0 мең сум;

Европа чемпионнарына – 8,0 мең сум.

Татарстан Республикасы бюджетында югарыда күрсәтелгән максатларга ел саен 1 152,0 мең сум карала.

2024 елдан югарыда күрсәтелгән дәүләт пособиеләре күләме түбәндәгечә булачак:

Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионнарына – 24,5 мең сум;

Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары призерларына һәм дөнья чемпионнарына – 17,5 мең сум;

Европа чемпионнарына – 14,0 мең сум.

Югарыда күрсәтелгән максатларга 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 864,0 мең сум өстәмә чаралар бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International