Муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль паркларның инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасын төзүгә һәм реконструкцияләүгә чаралар бүлеп бирелде

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларның инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасын төзүгә, модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә 486,4 млн.сум бүлеп бирелде.

Күрсәтелгән чаралар кысаларында 5 объектта 129,9 млн.сумга юл эшләрен башкару, 4 объектта 356,5 млн. сумга инженерлык, энергетика инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан проектларны гамәлгә ашыру кысаларында индустриаль (сәнәгать) паркларның һәм муниципаль районнарның тиешле идарәче компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International