Россиядә социаль эшкуарларның еллык кереме күләме 102 млрд сумнан арткан

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

2024 елның гыйнварына Россиядә 11 меңгә якын социаль предприятие теркәлгән. Шуларның 7,8 меңе – шәхсин эшкуар, 3,2 меңе – юридик затлар буларак эшчәнлек алып бара.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы социаль эшкуарларның гомумән икътисадтагы һәм төбәкләр буенча эшчәнлеге хакында мәгълүматларны актуальләштергән.

"Социаль эшкуарларның гомуми еллык кереме күләме 102 млрд сумнан артты. Без инде күп тапкырлар хатын-кыз заты социаль бизнесның йөзе булуын искәрттек – соңгы мәгълүматлар моны раслый: социаль эшкуарларның 70% тан артыгы – хатын-кызлар. Иң күп предприятиеләр мәгариф (30%), сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр (23%), мәдәният, спорт һәм ял оештыру (17%), эшкәртү производстволары (8%) тармакларында», — дип хәбәр итте РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Гомуми еллык керемнең 17,9 млрд сумы шәхси эшкуарларга, 84,6 млрд сумы юридик затларга туры килә.

Бүген социаль бизнеста 82 меңнән артык хезмәткәр эшли. Моннан тыш, социаль эшкуарлар арасында яшьләр барлыкка килә: үз бизнесларын 25 яшькә кадәрге 147 шәхси эшкуар үстерә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International