ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында “Җиңү көне балалар күзлегеннән” темасына күргәзмә оештырылды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көненең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаменты хезмәткәрләре «Хәтер дивары» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар һәм Департамент стендына үзләренең якын туганнарының – Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын урнаштырдылар. Шулай ук Департаментында “Җиңү көне балалар күзлегеннән” темасына балалар рәсемнәреннән торган күргәзмә дә оештырылды.

Үзләренең иҗади эшләрен булдыру өчен балалар буяулар, фломастерлар, төсле карандашлардан һәм төрле рәсем техникасын кулландылар. Һәрбер эш баланың бирелгән теманы ничек аңлавын гына күрсәтеп калмады, ә һәрбер рәсемнән җылылык бөркелеп торды, баланың куйган тырышлыгы сизелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International