«Минем бизнес» һәм Экспортка ярдәм итү үзәкләре ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» бәйгесенең төбәк этабында катнашу өчен гаризаларны кабул итү вакыты озайтылуы турында хәбәр итә.
Кабул итү вакыты – 2024 елның 13 маена кадәр.
Бәйгедә катнашу өчен документлар http://exportergoda-rt.ru/ сайтында кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен Татарстан экспортерлары – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чакырыла. 2023 елгы бәйге җиңүчеләре конкурста катнаша алмый. Шулай ук конкурсант бердән артык төп номинациядә катнаша алмый.
РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкчелегендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме гамәлгә ашырыла.