“Минем бизнес” үзәге кондитерлык һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе белгечләре әйберләр ясаганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча белешмәлек һәм үз-үзеңне тикшерү өчен чек-лист эшләгән.
Инструкциядә һәм чек-листта су белән тәэмин итүгә һәм канализациягә, эш шартларына, чимал һәм азык-төлек продуктларын маркировкалауга, транспортлауга һәм саклауга, чимал эшкәртүгә һәм продукция җитештерүгә, әзер продукцияне саклауга һәм сатуга таләпләр җентекләп тасвирлана.
Әлеге бушлай хезмәт “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли башлады.