2024 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керүе турында

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

2024 елның гыйнвар-апрель йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 13,6 млрд. сум тәшкил итте (планлы билгеләнешләрнең 31,7%), шул исәптән:

- алкогольгә акцизлар – 1,4 млрд. сум;

- күчемле милек һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына керүче акцизлар – 1,5 млрд. сум;

- сырага акцизлар – 4,1 млрд. сум;

- нефть продуктларына акцизлар – 6,6 млрд. сум.

Нефть продуктларына акцизлардан кергән акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмләсе буенча булдырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International