Социаль икмәк җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга чаралар бүлеп бирелде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 11 маеннан 1027-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына социаль икмәк җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә субсидия бирү максатыннан 100,0 млн.сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән чаралар хисабына җитештерелгән һәм сатылган 1 килограмм социаль икмәкне сатуга киткән чыгымнарның бер өлешенең чик күләмен 4,5 сумнан 6,0 сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International