Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышында катнашты

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Мәскәү астындагы Климовскта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышын уздырды. Президиум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президиум утырышы темасы - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инновацияләр кертү. РФ Хөкүмәте Рәисе әлеге өлкәне инвестицион яктан кызыклы ясарга өндәде, Дмитрий Медведев фикеренчә, бу өлкәдә федерация субъектлары җитәкчелеге төп рольне уйный.

"Әлегә бу өлкә югары дәрәҗәдә инвестицион яктан кызыклы түгел, әмма, гомумән, ул шундый булырга тиеш.  Дөнья базарларында ни булса да, нинди генә кризислар барлыкка килсә дә, торак-комуналь хуҗалык үсәчәк, яшиячәк, һәм бу яктан ул кызыклы",  — дип әйтте Д.Медведев.

Аның сүзләренчә, ТКХ секторына хосусый инвестицияләр өлешен арттыру өчен хакимиятләр норматив базаны формалаштыруны тәмамларга тиеш. “Моның белән Россия Федерациясе субъектлары активрак шөгыльләнергә бурычлы”, — дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә ТКХ предприятиеләрендә энергия ресурслары чыгымнары Европа илләренә караганда дүрттән бергә югарырак, төп фондларның тузуы 60% тәшкил итә, ситуацияне калдык принцибы буенча түгел, модернизациягә күчү юлы белән үзгәртергә кирәк.

Экономияләү өчен бик зур ресурс – заманча технологияләрне гамәлгә кертү, дип ассызыклады Дмитрий Медведев. Хөкүмәт Башлыгы искә төшергәнчә, 2011-2013 елларда ТКХ өлкәсендәге проектларга 53 миллиард сум чамасы акча кертелгән. “2 миллиардтан артыграгы фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә ярдәмгә, шулай ук кооперация программаларына җибәрелде”, — дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International