Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.
Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстанның инвестицион һәм икътисадый проектлары күргәзмәсен карады.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Kazansummit әһәмиятен билгеләп үтте. "Безнең республика бу көннәрдә Россия һәм ислам дөньясы үзара хезмәттәшлегенең төп икътисадый мәйданчыгына әверелде, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Kazansummit форумында 40 илдән һәм РФнең 16 төбәгеннән 600гә якын вәкил катнаша".
"Ислам дөньясы – күп кенә табигый, хезмәт һәм рухи ресурсларны саклаучы ул. Россиянең мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлегенең үсеше – безнең ил икътисадый сәясәтенең төп өлешләренең берсе”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россия икътисадының традицион рәвештә лидерларының берсе. Җитештерүнең базалы юнәлешләренең даими үсеше республиканың стабиль үсешен тәэмин итә. Татарстан ИХО илләре белән берлектә берничә проект гамәлгә ашыра, ИХО үзәк аппараты белән аралашуны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстанның ИХО илләре белән икътисадый үсешендә зур потенциал “Смарт Сити Казан” проектында бар. "Кичә нигезгә беренче таш салу тантанасы узды, һәм мин проектны планлаштырылган вакытта тәмамлап булыр дип өметләнәм”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, 2012 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше 2,3 млрд доллар тәшкил итте, бу – Татарстан Республикасының барлык тышкы товар әйләнешенең 9%тан артыграгы. Товар әйләнеше һәм инвестицияләр буенча Төркия лидерлык итә. "Безнең хезмәттәшлек өчен потенциалыбыз зур, башка партнерларыбыз белән дә системалы мөнәсәбәтләр урнашсын иде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чыгышында Татарстан Президенты республикада инвесторлар өчен тудырыла торган шартлар турында, шулай ук гамәлгә ашыруга әзерләнә һәм гамәлгә ашырыла торган эре инвестицион проектлар турында сөйләде. Ул форумда катнашучыларга уңышлы эш һәм яңа контактлар урнаштыруны теләде.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Иксаноглу ИХО илләренең икътисадый үсеш перспективалары һәм Ислам финанс инструментлары турында сөйләде. Россия Федерациясе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов Kazansummit форумының бөтен Россия һәм аның ИХО илләре белән мөнәсәбәтләре өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхсән Әкмәледдин Иксаноглуга Ислам дөньясын берләштерүдәге тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстанның Россия белән мөселман илләре арасында күпер булуы сөенечле күренеш", - диде М.Шәймиев.
Утырыш азагында кайбер килешүләргә имза салынды. Татарстан Президенты һәм башка мәртәбәле кунаклар барында "Смарт Сити Казан"ны үстерү турында килешүләргә имза салынды. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Tatarstan Gulf Investment Company "Смарт Сити"да 760 млн АКШ доллары күләмендәге коммерциячел күчемсез мөлкәт төзү турындагы килешүгә имза салдылар. ТР ИҮА һәм Radiance Hospitality Group 180 млн долларлык күчемсез мөлкәт төзү турында килештеләр, ә ИҮА һәм TGT Oil&Gas Services "Смарт Сити Казан"га 11 млн долларлык инвестицияләр кертү турындагы килешүгә имза салдылар. Шулай ук "Смарт Сити Казан"да инфраструктура төзелешенә проект документациясе әзерләү турындагы аерым килешүләргә имза салынды