Агымдагы елның 1 маена Татарстан Республикасының дәүләт әҗәте күләме 110 383,7 млн. сум тәшкил итте

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 маена Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 110 383,7 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 100 938,5 млн. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 9 445,2 млн. сум).

2024 елның 1 апреле белән чагыштырганда бу күрсәткеч 6 972,8 млн.сумга кимеде.

Агымдагы елның апрелендә республиканың аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында федераль бюджет кредитын түләү процессы тәмамланды (ул 2023 елда гомуми суммасы 14 969,1 млн.сумга җәлеп ителде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International