РФ Финанс министры урынбасары KazanForum да яңа финанс инструменты турында сөйләде

2024 елның 17 мае, җомга

Россиядә быел гамәлгә куела башлаган озак вакытлы Саклык программасы акчаларны янда калдыру һәм аларны инфляциядән саклаудан тыш, үз капиталны арттырырга да мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта журналистларга KazanForum барышында Россия финанс министры урынбасары Иван чебесков сөйләде.

"Дәүләт тарафыннан күп кенә өстенлекләр һәм стимуллар бар. Беренче чиратта бу салым ташламалары – 400 мең сумга кадәрге вычет. Шулай ук дәүләт тарафыннан 36 мең сумга кадәр финанслашу каралган. Бу беренче өч ел дәвамында эшләячәк, алга таба мөмкинлекләргә карарбыз», — дип билгеләп үтте Чебесков.

Озак вакытлы Саклык программасының озак вакытлы банк кертемнәреннән аермасы, аның 2,8 млн сумлык гарантия (ике тапкыр артык) бирүендә.

"Икенчесе, әлбәттә, бу коралның озак вакытлы текстурасы. Кертемнәр, гадәттә, кыска вакытлы кораллар: алты ай, бер ел, иң күбе өч елга кертемнәр бар. Озак вакытлы Саклык программасы исә 10-15 елга исәпләнгән. Бу озак вакытлы максатларга инвестицияләрне саклап калу дигәнне аңлата», — дип өстәде РФ финанс министры урынбасары.

Моннан тыш, мондый инвестицияләр капитал базарына бара, ул, теория һәм практика күрсәткәнчә, озак вакытлы перспективада депозитлар буенча ставкаларны һәм инфляцияне узып китә.

"Шул вакыт эчендә гражданин зур табыш ала алсын өчен, программа озак вакытка эшләнде. Бу төп аерма», — дип нәтиҗә ясады Иван Чебесков.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйга федераль статус алды.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International