2024 елның 1 маена илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар 7,3 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 маена 13 илкүләм проект буенча үтәлеш 7,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләнең 28,2 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- "Экология" – 2,5 млрд сум (50,8%);

- "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" – 1,7 млрд сум (20,4%);

- "Сәламәтлек саклау" – 1,3 млрд сум (38,1%);

- "Мәгариф" – 656,4 млн сум (24,1%);

- "Демография" – 532,2 млн сум (20,9%);

- "Мәдәният" – 137,5 млн сум (33,1%);

- "Хезмәт җитештерүчәнлеге" – 2,1 млн сум (100%);

- "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" – 161,9 млн сум (30,4%).

2024 елда 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында гомуми суммасы 25,9 млрд сум тәшкил иткән бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 14,4 млрд сум федераль бюджет акчалары һәм 11,5 млрд сум Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International