Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы айлык аванс түләүләрен түләүче салым түләүчеләргә 2024 елның 25 маеннан да соңга калмыйча апрель өчен хисапларын тапшыру кирәклеген искәртә. Квартал (ай саен түләү очрагында) һәм айлык аванс түләүләрен түләү вакыты – 2024 елның 28 маеннан да соңга калмый.
Салым бурычын китереп чыгармау өчен, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы оешмаларның табышына салым буенча хисапларын биргәндә һәм аванс түләүләрен түләгәндә күрсәтелгән срокларны исәпкә алуны сорый.