Җирлек башлыклары белән зональ семинар-киңәшмәләр

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында агымдагы елның 20 маеннан 3 июненә кадәр республика җирлекләре башлыклары өчен зональ семинар-киңәшмәләр узачак.

Семинарлар ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе тарафыннан үткәрелә һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары катнашында үтә.

Семинарлар барышында җирлек дәрәҗәсендәге җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән бәйле актуаль мәсьәләләр, шул исәптән җирле бюджетларны үтәү буенча сораулар карала.

Семинар-киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаменты директоры урынбасары Минһаҗева Әлфия Җәүдәт кызы катнаша.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International