Казан шәһәрендәге яңа хоспис эшчәнлеге турында

2024 елның 24 мае, җомга

2024 елдан Татарстан Республикасында «Наташа» Казан хосписы медицина автоном коммерцияле булмаган оешмасы эшли башлады. Яңа хоспис бинасы Казанда Бертуган Баталовлар урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан һәм 80 урынга исәпләнә.

Хоспис хроник авыр терапевтик, неврологик һәм онкологик авырулары булган, махсус карауга мохтаҗ булган пациентларны кабул итә. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дә бүлек ачылган.

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетында хосписны тотуга ел саен 56,7 млн.сум күләмендә акча каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International