Агымдагы елның 1 маена Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 36,9 млрд сумлык максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: субсидияләр – 32,8 млрд сум, субвенцияләр – 2,9 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 1,1 млн сум, федераль фондлардан кергән чаралар – 93,5 млн сум.
Кергән федераль акчалар максатчан булып санала һәм билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юллана.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә тиешле чараларның гомуми күләме 72,3 млрд сум тәшкил итә.