Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының туган көне

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелгәннән 104 ел тулды. Татарстан Республикасының финанс системасы 1920 елдан башлана. «Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында» Бөтенроссия Советлар Үзәк Башкарма комитеты Декреты нигезендә, автономияле республика эшләре белән идарә итү өчен, 1920 елның 27 маенда 10 халык комиссариаты раслана. Республиканың Финанс Комиссариатын (Татнаркомфин) төзү турындагы карар шул ук көнне кабул ителде, бу исә республиканың халык хуҗалыгында акча, финанслар һәм башка кыйммәт категорияләрнең беренчел әһәмиятенә бәйле иде.

Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин да хезмәттәшләрен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелүнең 104 еллыгы белән котлады.

“Менә инде 100 елдан артык безнең идарә тармагы төбәкнең финанс системасының тотрыклылыгын өзлексез тәэмин итеп килә. Соңгы дистә елларда кичерелгән үзгәрешләргә карамастан, безнең төп бурыч какшамас булып калды – дәүләт финанслары сакчыл һәм нәтиҗәле сарыф ителә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешен үтәүгә зур игътибар бирелә, республика бюджет системасы үсешенә күп көч куела.

Куелган бурычларга намуслы һәм игътибарлы карашыгыз, сезнең түземлек һәм максатчанлык, көн дә эшләргә туры килгән саннар һәм кәгазьләр артында гади кешеләр язмышлары торганын аңлап эшләвегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Татарстаныбызның үсеше һәм чәчәк атуы хакына алга таба хезмәтебездән ямь һәм тәм табып, бергә-бергә эшләргә насыйп итсен”, - дип мөрәҗәгать итте хезмәт коллективына һәм ветераннарынТР финанс министры а.

Шулай ук Радик Гайзатуллин хезмәттәшләренә ихлас күңелдән сезгә яңадан-яңа һөнәри үрләр, саекмас яшәү дәрте, ныклы сәламәтлек һәм шәхси иминлек теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International