Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 4 мартыннан 454-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» традицион табигать саклау акциясе уза.
Әлеге акция кысаларында 2024 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары шәһәр яны урманчылыгының Столбище участок урманчылыгы урман фонды территориясен җыештыруда актив катнаштылар: урманны каты коммуналь калдыклардан чистарту; җыештыру, тәртипкә китерү буенча чаралар үткәрелде.
Матур кояшлы һава торышын исәпкә алып, шулай ук экологияне яхшыртуга керткән өлешләрен һәм республиканың урманнарына зур файда китерүләрен аңлап, акциядә катнашучыларның барысы да күтәренке, яхшы кәеф алып кайттылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.