Күп балалы гаиләләргә республика медальләрен тапшырганда бирелә торган бүләк күләме артты: «Ата-ана батырлыгы» һәм «Ана даны»

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2000 елның 1 ноябрендә «Ана даны –Материнская слава» медале булдырылды. Оештырылганнан бирле 5 һәм аннан да ары бала тапкан һәм тәрбияләгән 1 556 хатын-кызны бүләкләнде.

Шулай ук, балаларны тәрбияләү эшенә зур шәхси өлешен керткәннәрне бүләкләү формасы буларак, 2021 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасының «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылды. Бүгенге көнгә аның белән 24 гаилә бүләкләнде.

2024 елдан республикада тапшырыла торган бүләкләрнең абруен күтәрү һәм балалар тууны стимуллаштыру максатларында күп балалы гаиләләргә республика медальләрен тапшырганда бирелә торган бер тапкыр бирелә торган бүләк күләме арттырылды:

«Ата-ана батырлыгы» медален тапшырганда – 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр;

«Ана даны» медале тапшырылганда – 50 мең сум һәм һәр туган балага 10 мең сумнан 100 мең сумга кадәр һәм һәр туган балага 20 мең сумга кадәр акча бирелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International