«Һөнәри керемгә салым» (үзмәшгульләр) махсус салым режимын кулланган Татарстан Республикасы физик затлары һәм шәхси эшмәкәрләре өчен маркетплейсларда (Wildberries, Ozon, Мегамаркет) эшләү буенча укыту модульләренә гаризалар кабул ителә башлады.
Укыту модуле 16 академик сәгать күләмендә онлайн-семинарлар (вебинарлар) формасында үткәрелә. Соңрак уку турында сертификат бирелә.
Теркәлү өчен МСП.РФ цифрлы платформасына керү кирәк.
Укыту чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.