Әгерҗе шәһәрендә республика муниципаль районнары җирлекләре башлыклары белән зона семинар-киңәшмәсе узды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

3 июнь көнне Әгерҗе шәһәрендә республиканың ун муниципаль районы җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар-киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе тарафыннан тармак министрлыклары һәм идарә тармаклары катнашында үткәрелде.

Семинар барышында җирлек дәрәҗәсендәге җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән бәйле актуаль мәсьәләләр, шул исәптән гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы сораулар каралды.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаменты директоры урынбасары Пипуныров Сергей Александрович катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International