2023 елга республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта  һәм тулаем кабул ителде.

"Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан керемнәр күләме буенча алтынчы урында тора, – дип басым ясады республика финанс министры Радик Гайзатуллин,  –  закон проектын тәкъдим итеп, –  узган ел республика бюджетына 486,8 млрд. сум керде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 407,1 млрд. сум күләмендә тупланды".

Финанс министры әйтүенчә, үз салым керемнәрендә керемгә салым иң зур күләмле булып тора – 182,9 млрд.сум. 2023 елда физик затларның керемнәренә салымның консолидацияләнгән бюджетка керүе 141,5 млрд.сум тәшкил иткән, республика бюджетына – 96,9 млрд. сум. Милеккә салым 44,8 млрд.сум күләмендә кертелгән. Консолидацияләнгән бюджетка акцизлар 42 млрд.сум тәшкил иткән, республика бюджетына – 40,4 млрд. сум.

Салым булмаган керемнәр консолидацияләнгән бюджетка 33,7 млрд.сум, республика бюджетына 24,6 млрд. сум күләмендә кергән.

Узган ел республика бюджетына кайтарылмый торган  керемнәр суммасы 79,7 млрд.сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан - 76,3 млрд. сум.

"Бюджетның чыгым өлешенә килгәндә,  узган ел Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты буенча – 589,4 млрд. сум, республика бюджеты буенча 510,2 млрд. сум тәшкил итте, – дип белдерде Радик Гайзатуллин .

Финанс министры бюджетның чыгым өлешендәге һәр бүлегенә җентекләп тукталды. «Икътисад» бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнары 169,4 млрд.сум тәшкил иткән (берләштерелгән бюджет буенча – 178,2 млрд. сум). Юл хуҗалыгына республика бюджетыннан 95,9 млрд.сум (консолидацияләнгән бюджет буенча – 103 млрд. сум) җибәрелгән.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге буенча акча 38,5 млрд.сум тәшкил иткән (консолидацияләнгән бюджет буенча – 44,3 млрд. сум). Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында узган ел республикада 730 йорт ремонтланган.

Берләштерелгән бюджетта социаль өлкәгә чыгымнар 322 млрд. сум яисә чыгымнарның гомуми күләменең 55%ын тәшкил иткән, республика бюджеты буенча социаль өлкәгә 274,3 млрд. сум юнәлтелгән.

"Социаль өлкәдә иң күләмле финанслар таләп иткән бүлек – “Мәгариф”. Бу бүлек буенча чыгымнарга 100,6 (берләштерелгән бюджет буенча – 156 млрд. сум) юнәлтелде"– дип белдерде  финанслар министры.

Бүлеп бирелгән акчалар мәгариф өлкәсендә планлаштырылган чараларны үткәрергә, мөһим белем бирү программаларын гамәлгә куярга мөмкинчелек биргән. Яңа мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга һәм файдалануга тапшыруга зур игътибар бирелгән.

“Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча бюджет чыгымнары, медицина иминияте чараларын кертеп, 112,7 млрд. сум тәшкил иткән. Шул исәптән, республика бюджетыннан 50,8 млрд. сум тотылган.

"Чараларның гомуми күләме хисабына медицина учреждениеләре финансланды, сәламәтлек саклау өлкәсендә үзәкләштерелгән чаралар үткәрелде, социаль әһәмияткә ия федераль һәм республика программалары тормышка ашырылды, – диде Радик Гайзатуллин, – 2023 елда сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлауга барлыгы 10,4 млрд. сум юнәлтелде".

 “Социаль сәясәт” бүлеге чараларын финанслауга кертеп, 58,7 млрд (берләштерелгән бюджеттан – 59,3 млрд. сум) юнәлтелгән. «Мәдәният, кинематография» тармагы буенча Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 24,6 (берләштерелгән бюджет буенча – 34,7 млрд.сум) тәшкил иткән. «Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча чыгымнар 12,2 (берләштерелгән бюджет буенча – 19,4 млрд.сум) тәшкил иткән.

2023 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты түбәндәге күрсәткечләр белән кабул ителде: керемнәр буенча 486 млрд. 843 млн. 482 мең 800 сум, чыгымнар буенча 510 млрд. 221 млн. 4 мең 400 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International