Татарстанның территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча конференция узды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

2024 елның 4 июнендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика күчмә конференциясе узды. Чараны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе оештырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, тармак министрлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарәләрдән вәкилләр катнашты.

Конференция барышында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре, аларның алга таба үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, иң яхшыларын тәкъдим иттеләр.

 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрүгә 184,6 млн.сум каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International