Татарстанда 2024 елның 5 аенда илкүләм проектлар буенча үтәлеш 9,2 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектлар актив рәвештә гамәлгә ашырыла.  2024 елның 5 аенда 13 илкүләм проект буенча үтәлеш 9,2 млрд сум яисә еллык билгеләнешләрнең 35,8 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” – 94,0 млн сум (100%);

- “Экология” – 2,6 млрд сум (50,8%);

- “Мәгариф” – 1,3 млрд сум (48,9%);

- “Сәламәтлек саклау” – 1,5 млрд сум (42,2%);

- “Мәдәният” – 151,6 млн сум (36,5%);

- “Торак һәм шәһәр мохите” – 554,6 млн сум (31,1%);

- “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” – 162,4 млн сум (30,5%);

- “Демография” – 683,4 млн сум (26,8%);

Татарстан Республикасы бюджетында 2024 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга барлыгы 25,9 млрд сум бюджет ассигнованиеләре каралган, шуларның 14,4 млрд сумы федераль бюджет акчалары хисабына һәм 11,5 млрд сумы Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International