РФ Хакимияте төбәкләр тарафыннан аларның бюджетларына ярдәм итү максатыннан субсидияләрне мәҗбүри финанслашуны гамәлдән чыгарырга ниятли, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Дәүләт программаларын тормышк ашыру барышында төбәкләр тарафыннан субсидияләрне мәҗбүри финанслашуны гамәлдән чыгарып эреләтү күздә тотыла. Хөкүмәттә хәзер мондый үзгәрешләр әзерләнә", - дип белдерде Силуанов бюджет чыгымнары буенча Дәүләт Советының җомга көнне узган утырышында.
Бүгенге көндә илебездә барлыгы 500 миллиард сум күләмендә 140 субсидия сакланып калда, дип искә төшерде ул.
"Бүген финанслашуның уртача дәрәҗәсе 50% тәшкил иткәндә, әлеге субсидияләр юкарып калачак, төбәк бюджетларының финанс ресурсларын кискенләштерә", - дип билгеләп узды министр.