Комитет утырышы башында “2014 нче һәм планлы 2015-16 нчы елларга социаль-икътисади үсешен фаразлау” темасына доклад белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2000 нче елдан беренче тапкыр Россия икътисады үсеше темпы бөтен дөнья күләменнән түбән булачак. Үткән елда илдә товар әйләнеше 14 процент тәшкил иткән, ә быел – 4-5 процент.
2013 нче елда Татарстанда, шулай ук Россиядә, үткән еллар күрсәткечләре белән чагыштырганда, икътисад үсеше динамикасының әкренәюе күзәтелә. Быел, 2012 нче ел белән чагыштырганда, үсеш темпы ике тапкырдан артыгракка кимегән: сәгнәгать производствосының, төзелешенең, авыл хуҗалыгының үсеш темплары кимегән. Ел нәтиҗәләре буенча, тулай төбәк продуктының күләме 1 трлн. 520 млрд.сум булыр дип фаразланыла, шул ук вакытта үсеш темпы 2,3 проценттан артмый.
ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның 9 аенда ТР консолидацияләнгән бюджетына салымнан кергән һәм салымнан кермәгән табыш 117,2 млрд. сум күләмендә килеп ирешкән. Федераль акчаларны исәпкә алып, 9 айда республиканың консолидацияләнгән бюджетына керемнәр 142,7 млрд. сум булган.
2014 нче елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 170,7 млрд.сум күләмендә фаразланыла, чыгым өлеше - 5,4 млрд.сум дефицит белән 176,1 млрд.сум. 2014 нче елга республика бюджеты 138,7 млрд.сум күләмендә билгеләнелә, чыгымнар буенча - 5,4 млрд.сум дефицит белән 144,1 млрд.сум.
Табышка, физик затларның керемнәренә, оешмаларның милкенә салым бюджетка керемнәрнең төп чыганагы булып тора. Алар консолидацияләнгән бюджетта салым керемнәренең гомуми суммасының 78 проценттан артыгын тәшкил итә, республика бюджетында – якынча 83 процент. ТР консолидацияләнгән бюджеты буенча салымнан кергән һәм салымнан кермәгән табышлар 2014 нче елга 158,4 млрд.сум күләмендә фаразланыла, 2015 нче елга - 166,6 млрд.сум, 2016 нчы елга – 175,1 млрд.сум.
Федераль бюджетның бюджетара трансфертларын РФ субъектлары буйлап алдан якынча билгеләү буенча, 2014 нче елда ТР төрле юнәлешләр буенча 12,3 млрд.сум алачак, 2015 нче елда - 8,3 млрд., 2016 нчы елда - 8,0 млрд.сум.
Министр урынбасары билгеләвенчә, ел саен бюджет дефициты арта. Агымдагы елда ТР бюджеты дефициты 3,2 млрд.сум күләмендә булыр дип фаразланса, ул 2014 нче елда 5,4 млрд.сум, 2016 нчы елда 12,4 млрд.сум булачак.
Парламентарийларның сорауларына җавап биргәндә, Алла Анфимова бюджет проектының социаль якка йөз тотканлыгын әйтте. Депутатлар закон проектын, карау һәм кабул итү өчен, ТР Дәүләт Советының беренче укылышына тәкъдим итәргә карар кылдылар.