«Торак» федераль проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Торак» федераль проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 30 маендагы 1329-р санлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасына федераль бюджеттан торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыруга 122,1 млн.сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирү каралган. Чараларны Татарстан Республикасы бюджетынан финанслашу күләме 28,6 млн. сум тәшкил итәчәк.

Бүлеп бирелгән акчалар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә су чыгару һәм су белән тәэмин итү системаларын төзүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International