Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингы расланды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».

Күрсәтелгән рейтинг илкүләм шкала буенча кредит бирү сәләтлелегенең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.

Агентлык тарафыннан Татарстан Республикасы икътисадының көчле үсеш дәрәҗәсе, инвестицион климатының югарылыгы, уңай демографик үсеше, хезмәт базарының уртача үсеш дәрәҗәсе, бюджетның югары тотрыклыгыгы һәм бурыч йөкләнеше буенча көчле позициясе билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International