Алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылырга тиешле инвестицион проектларны тикшерү буенча эш

2024 елның 21 июне, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2024 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган инвестицион проектларны тикшерү эшен дәвам итә.

Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә эшли: Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск. Законнар нигезендә, алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына ташламалы салым режимы билгеләнгән.

2024 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 14 проект каралды, шуларның 12се буенча уңай нәтиҗә әзерләнде. Уңай нәтиҗә алган барлык проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре салым ташламалары суммасыннан артып китәр дип исәпләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International