Ленинград өлкәсендә Россия Финанс министрлыгы һәм төбәк министрлыклары эшенең төп эш юнәлешләре турында фикер алыштылар

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова 2024 елның 20-21 июне көннәрендә Россия Федерациясе Финанс министрлыгының РФ субъектларының финанс органнары җитәкчеләре белән «Россия Федерациясендә бюджет сәясәтен һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруда төп алымнар» темасына бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Чара барышында 2030 елга кадәр Россия Финанс министрлыгы һәм төбәк министрлыкларының төп эш юнәлешләре каралды. Алар:

илкүләм проектларны тормышка ашыру;

инфраструктура үсеше.

бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру.

Киңәшмәдә 2023 елда Россия Федерациясе субъектларының һәм җирле бюджетларының берләштерелгән бюджетларын үтәүнең төп күрсәткечләрен карауга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International