Ел башыннан алып Татарстанда илкүләм проектларга 12 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда илкүләм проектларга 12,1 млрд сум юнәлтелгән, шуларның 9,3 млрд сумы үзләштерелгән. Бу хакта “Татар-информ” матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

“Агымдагы елның биш аенда илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 12,1 млрд сум акча юнәлтелде, шуларның 9,3 млрд сумы үзләштерелде", – дип хәбәр итте Герасимова.

Акчаларның күп өлеше «Имин һәм сыйфатлы юллар» (25%), магистраль структураны модернизацияләү һәм киңәйтүгә – 22%, экологиягә – 15%, сәламәтлек саклауга – 10%, мәгариф һәм демографиягә – 8%, торак һәм шәһәр мохитенә – 5% киткән.

ТР Финанс министрлыгында юнәлдерелгән һәм үзләштерелгән акчалар суммаларындагы аерманы конкурс процедураларының гадәттә вакыт буенча сузылуы белән бәйлиләр. Үзләштерелгән һәм юнәлдерелгән чаралар арасындагы аерма, гадәттәгечә, ел ахырына кимичәк, дип фаразлый Герасимова.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең 10нан артык юнәлешен үз эченә ала. Алар арасында – “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Экология”, “Демография”, “Фән”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите”. 29 февральдә, Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясап, дәүләт башлыгы “Кадрлар”, “Россия яшьләре”, “Озын һәм актив тормыш”, “Гаилә” һәм “Мәгълүматлар икътисады” яңа илүкләм проектларын игълан итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International