Физик затларның кеременә салымның биш баскычлы шкаласы Татарстан бюджетына керемнәрнең үсүенә китермәячәк

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информа»га физик затларның кеременә салымның биш баскычлы шкаласы республика бюджетына керемнәргә ничек тәэсир итәчәге турында сөйләде.

"Беренче укылышта физик затларның кеременә салым буенча биш баскычлы шкала кабул ителде. Элек физик затларның кеременә салымның 13 проценты 5 млн сумга кадәр, ә 5 млн сумнан артыгыннан 15 процент түләнә иде. Шуларның 5 млн сумга кадәргесе – РФ субъектларының берләштерелгән бюджеты керемнәре, 5 млн сумнан артыгы – федераль бюджет керемнәре иде. Хәзер биш баскычлы шкала кабул ителү нигезендә, ягъни 13% тан артыгы – федераль бюджет керемнәре. Бу субъектлар бюджетына керемнәргә тәэсир итмәячәк", - дип аңлатты Анфимова.

Узган пәнҗешәмбе, 20 июньдә, Дәүләт Думасы беренче укылышта физик затларның кеременә салымның прогрессив шкаласын (13 проценттан 22 процентка кадәр) кертүче закон проектын хуплады.

Салымның 13% төп ставкасы 2,4 млн сумга кадәр еллык керем өчен сакланачак. Елына 5 млн.сумга кадәр керемгә 15 процентка кадәр, 20 млн. сумга кадәр керемгә 18 процент, 50 млн. сумга кадәр керемгә 20 процент, ә бу зурлыктан тыш керемнәргә иң югары ставка буенча 22 процент салым салу тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International