Татарстан бюджетына физик затларның кеременә салымны җыю 43 процентка арткан

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстан бюджетына физик затларның кеременә салымны җыю узган ел белән чагыштырганда 43% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә билгеле булды.

"Үсеш шактый – 17,5 млрд сумга. Төп сәбәп – дүрт ай эчендә уртача хезмәт хакының 20,9% ка артуы, шулай ук дивидендлардан кергән керемнәрнең, яңа салым түләүчеләрдән кергән керемнәрнең артуы», - дип хәбәр итте Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова.

Анфимова узган ел бердәм салым счеты кертелүен, яңадан исәпләүләр ясалуын искәртте. Бу 2024 ел башында физик затларның кеременә салымны туплауга йогынты ясаган.

Физик затларның кеременә салым 2024 елның гыйнвар-май айларында 58,5 млрд сум күләмендә кергән. 2023 елның шул ук чорында керемнәр 41 млрд сум тәшкил иткән булган.

Кергән салымнар төзелешендә иң зур өлешне табышка салым (66,9 млрд сум), аннары физик затларның кеременә салым (58,5 млрд сум) алып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International