“Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проектын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 5 июле, җомга

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри укытуны һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруга федераль бюджетта Идел буе федераль округы субъектларына 230 252,8 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.

Субсидияләрнең иң зур күләме Башкортстан Республикасына (67 146,7 мең сум), иң азы – Оренбург өлкәсенә (3 431, 8 мең сум) күздә тотыла. Татарстан Республикасы бюджетына 19 303, 9 мең сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International