Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча бурыч ел башыннан ике тапкырга арткан.
Махсус салым режимын кулланучы зур бурычлары булган затлар белән алып барылган эшчәнлек турында Лаеш һәм Бөгелмә муниципаль районнары чыгыш ясады.