Агымдагы елның 1 июленә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 47,2 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 64,6%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар килеп иреште, шул исәптән:
дотацияләр – 204,1 млн сум (100%),
субсидияләр – 40,3 млрд сум (65,2%),
субвенцияләр – 4,2 млрд сум (60,4%),
башка бюджетара трансфертлар – 2,1 млрд сум (66,3%),
федераль фондлардан кергән акчалар – 462,3 млн сум (45,9%).
Кергән федераль акчалар максатчан булып тора һәм билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә тиешле чараларның гомуми күләме 73,1 млрд сум тәшкил итә.