Республиканың салым законнарына үзгәрешләр кертелә

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмаларның мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проектларын Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Министр сүзләренә караганда, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан расланган 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләрендә барлык объектларга карата кадастр бәясеннән чыгып, оешмаларның күчемсез милегенә салым салуга күчү каралган.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, РФ Салым кодексына ярашлы рәвештә, административ-эшлекле үзәкләргә һәм сәүдә үзәкләренә (комплексларына) һәм алардагы биналарга карата салым базасы мөлкәтнең кадастр бәясеннән чыгып билгеләнә. "Хәзерге вакытта безнең республикада Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләре территорияләрендә урнашкан 2 мең кв. метрдан артык мәйданлы сәүдә объектларына кадастр бәясенә тәңгәл салым салына, - дип искәртте министр. -  Закон проекты белән, аны гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артык булган административ-эшлекле үзәкләр һәм сәүдә үзәкләре (комплекслары) һәм алардагы урыннар белән тулыландырып, аңа карата салым базасы кадастр бәясенә тәңгәл билгеләнә торган күчемсез милек исемлеген киңәйтергә һәм 2025-2027 елларга исәпләнгән салым суммасының 60 проценты күләмендә салым түләүне билгеләү тәкъдим ителә”.

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»Татарстан Республикасы законы проектын ТР Премьер – министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

Ике закон проекты да Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International