Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Җинаятьчелекне кисәтү – парламент комитеты контролендә
2013 елның 11 октябре, җомга
11 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Анда якын киләчәктәге өч елга республика бюджеты проеты һәм хокук бозуларны кисәтү буенча кабул ителгән закон актларының үтәлеше турындасорау каралды.
Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы белән депутатларны ТР Икътисад министры Мидхәи Шаһиәхмәтов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, тулаем бөтендөнья икътисады кичерә торган кыенлыклар аркасында ил икътисадының үсеш темплары да тискәре йогынтыга дучар булачак. Министр, проектка бюджетның чыгымнар өлешен арттыруга китерә торган тәкъдимнәр керткәндә, сак һәм реалистик булырга чакырды.
ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2014 елга һәм якын киләчәккә республика бюджеты проектын тәкъдим итте. Документ буенча, 2014 елда Татарстан бюджетының керем өлеше 148,7 млрд сум, чыгымнары 144,9 млрд сум тәшкил итә. Шулай итеп, еллык бюджет дефициты 5,4 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Алла Анфимова Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга конкрет тукталды.
Аннары “2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына РТ бюджеты” турында ТР законы проекты карап тикшерелде. Фикер алышуларга йомгак ясап, комитет рәисе Шакир Яһудин документны хупларга тәкъдим итте. Утырышта катнашкан депутатлар закон проектны беренче укылышта кабул итәр өчен Дәүләт Советына кертү турында карар кылдылар.
ТР Эчке эшләр министрлыгының участок полиция уполномоченныйлары һәм балиг булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Лариса Осипова “ТРда хокук бозуларны кисәтү турында” ТР Законы үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан парламенты кабул иткән законнар һәм республиканың башка хокукый-норматив актлары бу юнәлештә эшне нәтиҗәле һәм үз вакытында башкарырга мөмкинлек бирә.”Нәтиҗәләр бар, - дип өстәде ул. – Һәм алар булачак та. Бары тик максатчан эшләргә генә кирәк. Полициядә исәпкә куелган һәр кеше белән даими рәвештә конкрет эш алып барырга”.
Бу сорау буенча кабул ителгән карар белән комитет республика хөкүмәтенә мәктәпләрдә өстәмә рәвештә психологлар штатлары куертергә һәм аларның эш урыннарын җиһазларга тәкъдим итә.
Ике закон проектын комитет, беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен, Дәүләт Советына кертергә карар кылды:
- “ТРда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” ТР Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
- “ТР Иҗтимагый палатасы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
Утырыш эшендә ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, министрлыклар, җәмәгать оешмалары һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
ТР Дәүләт Советы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов: Бездән бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә
Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Катнашучылар 2026 елның 1 кварталында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар һәм ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге катлаулы шартларда предприятиеләр эше һәм җитештерүләрне үстерү өчен барлык шартларны да тудыру мөһим
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар 2026 елның 1 кварталында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар һәм ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
апрель, 2026 ел
1 апрельгә республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән 6 822,9 млн. сум керде
2026 елның гыйнвар-март айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 6 822,9 млн.сум тәшкил итте, бу 2025 елның шул ук чоры керемнәреннән 716,7 млн. сумга күбрәк.
21
апрель, 2026 ел
2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында индустриаль парклар һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резидентлары эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеле булды
Республикада 4 индустриаль парк һәм югары технологияләр өлкәсендә бер технопарк булдыру буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз