Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 815 санлы карары нигезендә 2017 елдан башлап ел саен “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсы үткәрелә.
Конкурс муниципаль идарәне оештыру һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, бүләкләү һәм җәелдерү максатларында оештырыла.
Конкурста түбәндәге категорияләр буенча муниципаль берәмлекләр катнаша: I категория – муниципаль округлар, шәһәр округлары (шәһәр эчендәге бүленеше булган шәһәр округлары) һәм шәһәр җирлекләре; II категория – авыл җирлекләре.
Җиңүчеләр 5 номинация буенча сайлана: муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү, шәһәр төзелеше сәясәте, халык белән нәтиҗәле «кире элемтә» тәэмин итү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту һәм «акыллы шәһәр».
Конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләргә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары буенча акчалата премияләр һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте дипломнары бирелә.
2023 елда Татарстан Республикасының 4 муниципаль берәмлегенә – Казан шәһәренә, Иннополис шәһәренә, Биектау муниципаль районының Биектау авыл җирлегенә һәм Менделеевск муниципаль районының Татар Чаллысы авыл җирлегенә премияләр бирү өчен федераль бюджеттан 69,7 млн.сум акча бүлеп бирелде.
Хәзерге вакытта 2024 елда “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы уза, аның нәтиҗәләре 10 августка кадәр ясалачак. Федераль этаптагы конкурс заявкаларын бәяләү 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.