«Авыл яшьләре» проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә торган акчалар күләмен арттыру турында

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасының «Авыл яшьләре» төбәк проектын гамәлгә ашыруга акчалар түбәндәге чараларны гамәлгә ашыруга 4 491, 6 мең сум күләмендә каралган:

- авыл яшьләрен мәгълүмати тәэмин итү;

- авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру;

- авыл яшьләренең икътисадый активлыгын арттыру;

- авыл яшьләренең рухи, физик һәм иҗади үсеше.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә 2024 елдан башлап әлеге төбәк проектын гамәлгә ашыруга акча күләме ел саен 17 082,2 мең сумга арттырылачак.

Әлеге акчалар түбәндәге чараларны гамәлгә куюга юнәлдереләчәк:

- авыл хуҗалыгы һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү;

- яшьләр арасында авыл тормышын популярлаштыру;

- яшьләр эшкуарлыгын үстерү өчен укыту семинарлары үткәрү;

- авыл яшьләренең икътисадый һәм социаль активлыгын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International