Бүген республика парламентында 2014 ел бюджеты проекты буенча парламент тыңлаулары уза

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
 Бүген республика парламентында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның план чорына бюджеты турында” ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары уза.

Киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.

Закон проекты тексты белән республика парламентының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International