Юллар төзү һәм реконструкцияләү проектларын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Инфраструктур облигацияләр» проектлы финанслау махсуслаштырылган җәмгыяте» ҖЧҖ («ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятенең бүлендек җәмгыяте) заем акчаларыннан файдаланып юллар төзү һәм реконструкцияләү проектлары гамәлгә ашырыла.

Заем акчалары объектлар буенча эшләр башкаруга «Татдортрансинвест» акционерлык җәмгыяте тарафыннан җәлеп ителде:

- «А-295 Йошкар-Ола – Яшел Үзән М-7 «Волга» автомобиль юлы Яшел Үзән районында Казан шәһәре чигенә кадәр автомобиль юлы төзү» 4,3 млрд. сум күләмендә;

- «Казан шәһәренең Киров районында Горький шоссесын реконструкцияләү» 12,7 млрд.сум күләмендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International