2025 елда эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар ясау өчен вакциналар сатып алуга өстәмә рәвештә 66 488,2 мең сум бүлеп биреләчәк

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы» идарә тармагы буенча 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектында эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар ясау өчен вакциналарны үзәкләштерелгән сатып алуга чаралар түбәндәге күләмнәрдә каралган:

2025 ел – 83 511,8 мең сум;

2026 ел – 86 852,3 мең сум;

2027 ел – 90 326,4 мең сум.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә 2025 елда эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар ясау өчен вакциналар сатып алуга чаралар күләме 66 488, 2 мең сумга арттырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International