Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Федераль һәм Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасының төбәк проекты кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга 2024 елның 24 июленә 1 041,2 млн.сум акча бүлеп бирелде, бу еллык планның 92% тәшкил итә.

Акчалар түбәндәге юнәлешләр буенча бүлеп бирелде:

1. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында федераль проектларны гамәлгә ашыруга 159,7 млн. сум күләмендә (129,4 млн. сум күләмендә федераль бюджет акчаларын да кертеп) чаралар түбәндәге федераль проектларга юнәлтелде:

- «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» – 102,8 млн. сум

- «Җиңел старт һәм бизнесны уңайлы алып бару өчен шартлар тудыру» – 32,5 млн. сум;

- «Үзмәшгуль гражданнар үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра алсыннар өчен уңайлы шартлар тудыру» – 24,4 млн. сум;

2. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм» төбәк проектын гамәлгә ашыруга – 869,9 млн. сум;

3. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлеген тәэмин итүгә – 11,6 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International