Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган очракта, бер тапкыр түләнә торган акча 1,5 млн.сумга кадәр арттырылган. Аны алу өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән шартнамә төзергә кирәк.
Актыккы сумма республика – 1,005 млн.сум, РФ Оборона министрлыгы – 195 мең сум, Татарстан шәһәрләре һәм районнары – 300 мең сумга кадәр түләүләрдән җыела.
Арттырылган түләүләрне МХО рәтләрен тулыландыру теләге булган татарстанлылар гына түгел, башка регионнарда яшәүчеләр дә, фактик яшәү урынына бәйсез рәвештә чит ил гражданнары да өметләнә ала. Кандидатларга Татарстанга килергә, хезмәт итү урынына кадәр барырга ярдәм итәчәкләр.
Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгын алуда ярдәм күрсәтеләчәк. Контракт төзү һәм медицина тикшерүе узу вакытына торак һәм туклану тәэмин ителә. Хезмәткә алуны рәсмиләштерү вакыты берничә сәгатьтән иң күбе ике көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Контракт имзалаучылар Татарстанда сугышчан әзерлек узачак.