2024 елның 26 июлендә 08:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2024 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2024 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2024 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләячәк.